АВЫЛЫМНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ ШӘХЕСЛӘРЕ

Галләмов Вагыйз Газиз улы

1962 елда Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Фельдшер һөнәре ала.1966-68 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1968-69 елларда Такталачык участок хастаханәсендә амбулатор-фельдшер вазифасын башкара. 1969 елдан 1975 елга кадәр Казан дәүләт медицина институтында белем ала. 1976-87 елларда - район үзәк хастаханәсендә баш табиб урынбасары. 1980 елда Казан дәүләт медицина институтының “Терапия”буенча махсус ординатурасында белем ала. 1983 елдан 1986 елга кадәр СССРның Ливиядәге илчелегендә табиб-терапевт булып эшли. 1987 елдан 1998 елга кадәр Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә баш табиб вазифасын үти. Соңгы елларда Казан дәүләт медицина университеты клиникасы баш табибы. Югары категорияле терапевт һәм социаль-гигиена, сәламәтлек саклауны оештыру табибы. Татарстанның атказанган табибы. Ике улы бар.

Имамова Роза Әсгать кызы

1960 елның 31 октябрендә ТР Актаныш районы Аккүз авылында колхозчы гаиләсендә туа.

1 – 8 классларны Аккүз сигезьеллык мәктәбендә укый.

1976 елда Минзәлә педагогия училищесына укырга керә, 1980 елда аны уңышлы тәмамлый.

1986 елда читтән торып “Башлангыч белем бирү методикасы һәм педагогика” белгечлеге буенча Алабуга педагогия институтын тәмамлый.

1980 – 1986 елларда читтән торып уку вакытында Аккүз сигезьеллык мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы, пионервожатая, тәрбия эшләрен оештыручы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1987 елның 21 декабреннән район методик кабинетында башлангыч белем бирү буенча методисты, 2002 – 2006 елларда Актаныш районы мәгълүмати – методик кабинет җитәкчесе булып эшли. 2006 елдан Актаныш муниципаль районы “Белем бирү өлкәсендә мәгьлүмати- методик ярдәм итү һәм тикшерү буенча үзәк” Дәүләт оешмасы филиалы җитәкчесе итеп күчерелә.

Бүләкләре :

1. ТР Мәгариф министрлыгы мактау грамотасы - 1999 ел.

2. “РФ се гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе - 2003 ел.

3. Район башлыгы Мактау грамотасы – 2010 ел.

4. Район башлыгы Рәхмәт хаты – 2010 ел.

Хөсәенов Әхмәтясәви Хөсәен улы

1924 елда Актаныш районы Актанышбаш авылында туа. Урта белемне Актаныш урта мәктәбендә ала. Яшүсмер вакытында ук туган авылы кырларында әтисе һөнәре – игенчелек аның йөрәгенә, тәненә керә башлый. Актаныш тауларыннан күренеп торган Агыйдел,иртәнге таңга ямь биргән ак пароход тавышларына, Идел ярларында шаулап үскән камышларга карап хәйран кала торган була. Болар барысыда Әхмәт Ясәвинең йөрәгендә туган якка сүнмәс мәхәббәт уты кабызгандыр. Ләкин гөрләп торган яшьлек, матур көннәр 1941 елгы Бөек Ватан сугышының караңгы көннәре белән алышына. Яшь кенә авыл малае, илебез азатлыгы өчен барган сугышларда Корелия фронтының 63 нче диңгез бригадасында сугышка керә. Фашистларга каршы сугышып, 1947 нче елда гына туган якларына әйләнеп кайта. Зур тормыш мәктәбе узган Хөсәеновны кайту белән элемтә бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Сигез ел буе бу хезмәтне башкарган Ясәви Хөсәеновичның тырышлыгын күреп, артта калган “Изаил” (Кәзкәй )колхозына председатель итеп җибәрәләр. Бу колхоз тәртипкә кереп , алдынгылар сафына күтәрелә башлагач, 1963 елда тагын бер арттагы хуҗалыгына “Гранит”, “Чишмә” колхозларын берләштереп, яңа колхозга “Чишмә”гә җибәрәләр. Колхоз хуҗалыгын, авыл халкының культура яшәешен үстерүдәге эш нәтиҗәләре өчен : “Хезмәт Кызыл байрагы”, “Октябрь Революциясе”орденнары белән бүләкләнә, “Татарстанның атказанган зоотехнигы” РСФСР ның “Мәгариф отличнигы” дигән исемнәре бирелә. 1948 елдан алып район партия комитеты члены район Советы депутаты булып сайлана.

Ханов Мөдәят Фазлыйәхмәт улы

1930 елны тимерче Фазлыйәхмәт Хаҗиәхмәт улының һәм Рәбига Шәмсиәхмәт кызының зур гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Аккүз җидееллык мәктәбен тәмамлагач, белем алуны Актаныш урта мәктәбендә дәвам итә. Хәрби хезмәткә алынганчы туган колхозында хисапчы булып эшли. Хәрби хезмәттә киң белемле һәм грамоталы Мөдәят Фазлыйәхмәт улы, писарь булып хезмәт итә.

Хезмәтеннән соң ул хәрбиләр әзерләү уку йортына керә. Даими рәвештә белемен күтәрә. Хезмәте буенча аңа Белорусия, Германия кебек җирләрдә яшәргә туры килә. 1967 елны башкалабыз Казанга кайталар.

Мөдәят Фазлыйәхмәт улының һәрчак югары бәяләнеп торды, хөкүмәтебезнең төрле дәрәҗәдәге бүләкләренә лаек булды. Отставкага чыгуына карамастан, үзенең яраткан хезмәтен соңгы көннәренә кадәр ташламады Совет армиясе подполковнигы Мөдәят Фазлыйәхмәт улы.

Бик матур гаилә корып, Нәҗимә Сәлах кызы белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Рөстәм белән Рамил әтиләре юлыннан киттеләр: Казан хәрби югары уку йортын тәмамлыйлар һәм майор дәрәҗәсенә күтәрелеп, отставкага чыктылар. Кызлары Римма авиация институтын тәмамлап, гаиләсе белән Казан шәһәрендә яшәп эшли.

Эштә дә гаилә дә зур хөрмәткә лаек кеше иде Мөдәят Фазлыйәхмәт улы. Ул 2002 елда вафат була.

 

Гарипов Сафа Гариф улы

Гарипов Сафа Гариф улы 1917 елда Мөслим районы Карамалы авылында дөньяга килә. Жидееллык мәктәпне тәмамлап, 1932 елда Минзәлә педагогия техникумына укырга керә.

1936 елда аны тәмамлап, Актаныш районы Яңа Кормаш мәктәбендә эшли башлый.

1939 - елда Иске Кормаш жидееллык мәктәбенә мәктәп директоры итеп күчерелә.

1940 елның сентябрендә Кызыл армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышына килеп керә. Сугыш елларында Ленинград фронтында, 2 удар Армиядә 432 О.А.З.Д. хезмәт итә. Сугыштан соң үз эшен дәвам итә.

1946 – 1949 елларда Яңа Кормаш жидееллык мәктәбендә янәдән директор вазыйфасын башкара.

1949 - елның августыннан 1954 елның августына кадәр Яңа Богады сигезьеллык мәктәбендә мәктәп директоры булып эшли.

1955 – 1971 елларда Аккүз сигезьеллык мәктәбенә мәктәп директоры итеп билгеләнә.

1965 елда яңа мәктәп салына.

1971 – 1982 елларда тарих укыта, музей оештыра.

Гомеренең соңгы көненә кадәр музейны житәкли.

1997 елның 11 июнендә вафат була.

Бүләкләре:

1. “За отвагу”,

2. “За оборону Ленинграда”,

3. “Мәгариф отличнигы”значогы һәм күп санлы мактау кәгазьләре.

 

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды