СОВЕТ ЧОРЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН

Совет хатын-кызы – хезмәт кешесе, ана һәм герой, тирән хөрмәткә лаек ул.

Дәүләт планнарын һәм алынган социалистик йөкләмәләрне үтәү өчен бу көннәрдә бара торган бөтенхалык ярышында хезмәтчел хатын –кызлар, патриотик хисләр белән рухланып, чын мәгънәсендә хезмәт батырлыгы күрсәәтәләр – алар экономиканың, фән һәм техниканың яңа биеклекләрен штурмлаучылар арасында, коммунизм төзүчеләрнең алгы сафында.

Совет илендә хатын-кызлар гаиләнең дә, җәмгыятьнең дә тулы хокуклы членнары. Алар иҗтимагый – политик тормышта актив катнашалар. Ирләр белән беррәттән социалистик дәүләтне, җәмгыять эшләрен идарә итүдә турыдан-туры катнашалар.

Хәзерге вакытта Советлар Союзында халык хуҗалыгының барлык тармакларында 40 миллионннан артыграк хатын-кыз эшли, ягъни барлык хезмәткәрләренең 49%, ә хезмәткә яраклы яшьтәге колхозчыларның 55%-н хатын-кызлар тәшкил итә. Илебезнең халык хуҗалыгында эшләүче һәр 100 эшченең: төзелештә - 29ы, промышленностьта – 46 сы, мәгариф өлкәсендә - 71е, сәламәтлек саклау эшендә 86 сы хатын-кыз.

Илебез хатын-кызлары - коммунистик җәмгыятне актив төзүчеләр. Алар дәүләтнең барлык эшләрендә: совет законнарын, халык хуҗалыгы һәм культурасы планнарын эшләүдә һәм аларны кабул итүдә, партия һәм Совет дәүләтенең эчке һәм тышкы политикасын тормышка ашыруда ирләр белән бертигез дәрәҗәдә катнаштылар.

Безнең туган колхозыбызның төрле почмакларында хатын-кызлар эшли. Иң әһәмиятле тармакларда: терлекчелектә, игенчелектә безнең әниләребез һәм апаларыбыз эшли. Аларның намуслы хезмәте безне коммунистик хезмәткә рухландыра. Без дә алар үрнәгендә тәрбияләнәбез.

Безнең җирле советларда 12 депутат хатын-кыз. Бригаданың 276 хатын-кызы дәүләт пенсияләре ала.

Без бу язманы бригадабыз алдынгылары Халисә Нәгыймова, Мөнҗия Хөснетдинова, Вәсилә Ганиева һәм башка бик күп хезмәт алдынгыларына багышлыйбыз.

Коммунистлар партиясе һәм Совет хокумәте тирәсендә тупланган бригадабыз хатын-кызлары партиянең ХХIII съезды карарларын тормышка ашыру өчен, бишьеллык план заданияләрен срогыннан алда үтәү һәм юлбашчыбыз В.И.Лениннның тууына 100 ел тулуны яңа җиңүләр белән билгеләп үтү өчен бөтенесен дә эшлиләр. 

Халисә Нәгыймова

Беренче бригаданың ферма мөдире коммунист Халисә Нәгыймова күп еллар инде колхозыбыз экономикасын үстерү өчен намуслы хезмәтен куя.

Ул 1956 нчы елдан алып колхозның зоотехнигы, 1963 нче елдан сыерчылык фермасында мөдир булып эшли.

Ул җитәкчелек иткән ферма гел комсомол яшьләрдән генә тора. Бу ферма “Коммунистик хезмәт коллективы” исемен алу өчен көрәшә.

Халисә Нәгыймова җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Башта комсомол оешмасының беренче секретаре, соңыннан бригада партия оешмасының беренче секретаре эшләрен алып барды.

Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Халисә апа “Почет билгесе ордены” белән бүләкләнде.

АЛДЫНГЫ СЫЕР САВУЧЫЛАР

Мөнҗия Хөснетдинова

Мөнҗия Хөснетдинова бригаданың гына түгел, колхозның да иң алдынгы сыер савучысы.

Үткән 1967 нче елда ул һәр сыердан 2564 кг сөт савып алган иде. Быел йөкләмәсе тагын да зуррак. Бүгенге көндә ул һәр сыердан 10 кг сөт савып ала. Йөкләмәсе 2400 кг.

Хөршидә Гафурова

Мөнҗия ападан калышмыйча, 1966 нчы елдан сыер савучы булып эшләүче Хөршидә апа Гафурова һәр сыердан якынча 2375 кг сөт савып ала. Ул үз эшен намус белән башкара.

Фәния Ганиева

8 нче сыйныфны тәмамлау белән фермада эшли башлаган комсомолка Фәния Ганиева үз эшен төгәл һәм яратып башкара. Һәр сыердан 2380 кг сөт савып алдынгылар сафында.

Сания Мустафина

Сания апа Мустафина “Мин үз эшемне яратып башкарам. Сыерларым күп сөт бирсен өчен барлык көчемне куям. Савымчылар ярышында сынатмаска, комсомолларча эшләргә бөтен көчемне куям", - ди.

Зөһедия Хөснетдинова

1963-1968 елларда сыер савучы булып эшләү дәверендә Зөһедия Хөснетдинова алдынгы савымчы исемен йөртте. Аннан ул лаборант булып эшли. Коммунист апаны барлык сыер савучы кызлар хормәт итәләр. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, үзешчән сәнгать түгәрәгенең актив члены да.

Фәридә Харисова, Фәндәния Хасанова, Әфлүдә Мусина

Алар да бик яшьли фермага килделәр. Алар үзләренең барлык көчләрен куеп, тырышып эшлиләр. Шуңа күрә күрсәткечләре дә яхшы аларның.

ТАВЫК ҺӘМ САРЫК КАРАУЧЫЛАР

Фәнүзә Әминова

Алдынгы тавык караучы Фәнүзә апа Әминова, тормыш иптәше, коммунист Рәсим абый белән тавык караучы булып эшлиләр. Алар намуслы хезмәт куеп куеп эшләүдән тыш үрнәк гаилә дә.Фәнүзә апа барысына да җитешә: эшли дә, 5 бала да тәрбияли. Ул 1967 нче елда һәр тавыктан 120 йомырка алып, колхоз планын 120% ка үтәде.

 

Исламова Рәйсә

Исламова Рәйсә апа 1945 нче елдан бирле колхозда эшли. 1967 нче елдан колхозның сарыкчылыгында эшли башлап 100 сарыктан 117 бәрән алып үстергән. 1968 нче ел башыннан тавык фермасында эшли.

Мәмдуха апа

Мәмдуха апа 1958 нче елдан башлап бик күп еллар авылның сарык фермасында эшли. Намуслы, эшчән бу апаны авылда һәммәсе дә хөрмәт итә. “Мин малкайларны бик яратам”-ди ул. Шуңа күрә дә сарыклары һәрвакыт чиста, тук, сәламәт, көр аның.

 

 

Анамова Хәзинә

Анамова Хәзинәнең хезмәт юлы колхозда 1940 нчы елдан башлана. 8 бала тәрбияләп үстерү өстенә ул һәр көнне колхоз эшенә чыгып, үзенең намуслы хезмәтен куя. Балаларының да үзе кебек тырыш булып үсүләрен тели.

КОЛХОЗНЫҢ ТӨРЛЕ ТАРМАГЫНДА ЭШЛӘҮЧЕ АПАЛАР

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды