АККҮЗ АВЫЛЫ ТАРИХЫ

  Өлкәннәрнең сөйләп калдырган истәлекләре буенча Мөхәмәдиев Шайхрази (1868 - 1961), Сәхәбиев Фәтхи (1900 – 1989). Элеккеге заманнарда Аккүз авылы Сөн елгасының уң як ярында урнашкан булган.  Ә сул як ярында мари милләте халыклары яшәгән.  Кар базы казыганда кабердән чыкан мари халкының гореф – гадәтләрен күрсәткән әйберләр хәзер дә табыла. (Авзалов Фәрис, Әхмәдуллалар  милегеннән).

   Аккүз авылында баз, кое казыганда табылган хезмәт кораллары – таш балта, орлык изгеч,таштан эшләнгән бөртек яргыч һәм башкалар бу авылның тимердән хезмәт кораллары булганчыга кадәр “Яңа таш гасыр”да ук яшәвен күрсәтә. Алар аучылык, балыкчылык, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер утырган урынга Аккүз авылының марилар урынына Сөн елгасының сул як ярына күчү еллары төгәл билгеле түгел. Аккүз, Ахун авылы зиратындагы кабер ташлары 1800 елдан гына языла башлый. Беренче булып бу якларга Башкортстанның Идел буенан типтәрләр күчеп килгән. Аннан соң урман – суларга кызыгып Сөн елгасы башланган тирәдән Янәй дигән авыл кешеләре күчеп килә. Типтәрләр һәм янәйлеләр үзара ызгышып яшиләр, уңдырышлы җирләргә утырган мари кабиләләрен туктаусыз эзәрлеклиләр. Шунлыктан, марилар хәзерге Мари Суыксу, Терпеле, Мари Ямалысы якларына күчеп киткәннәр дигән фараз бар.

"Аккүз" исеменең килеп чыгуы хакында риваятьләр

Беренче риваять: Аккүз авылы атамасы борынгы телебездәге Аккүз дигән кеше исеме белән мөнәсәбәтле. Бу исем яңа туган баланың күзләре нинди төсле булудан чыгып бирелгән. Аксыл күзле балага Аккүз, күк (зәңгәр) күзле балага Күккүз, соры күзле балага Сорыкүз, кара күзле балага Каракүз дип исем кушу гадәте булган. Казахларда һәм Кыргызларда әле хәзер дә кыз балаларга Каракөз исеме кушыла. Дөя баласы (бота) күзедәй зур, мөлаем һәм ягымлы күзле кыз балага казахлар гаять эмоциональ һәм матур эчтәлекле Ботакөз исемен бирәләр.

Икенче риваять болайрак: Крепастной хокук беткәч, Янәй ягыннан крестьяннар җир эзләп бу якларга килгәннәр. Ләкин аларга җир бирмәгәннәр, шунлыктан купец Алексей Додухин тегермәнендә ялланып эшли башлаганнар. Атлары югалгач, Башкортстан ягына чыгып, атларын юллаганнар. “Нинди ат?” дип сорагач, тегеләр: “Ак күз инде, ак күзле”, - дип җавап биргәннәр. Янәйнекеләрне шушы вакыйгадан соң Аккүзләр дип йөртә башлаганнар. Тора-бара җир алуга ирешкәннәр. Урманнардан, күлләрдән торган бу җирләрне эшкәртеп, игенчелек, аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Авылны Аккүз дигән исем белән атаганнар.

Аккүз авылы турында өченче риваятьтә бар: “Акку – элекке телебездә аккош. Бу елга, бу күлләр тирәсенә килеп авыл нигезләгәндә аны, мөгаен менә Акку дип йөртә башлаганнардыр. Аккулар иле булгандыр бу җир. Шуннан Явыз Иван писарьләре, аннан соңгы писарьләр килә-килә, бу тирәгә дә борын сузганнардыр һәм җиңелгән халыкның җирләрен патша кенәгәсенә язганда урысчалатып “Аккузов” дип язганнардыр. Шуннан авыл җыеннарында землемер кенәгәләрендә, рәсми кәгазьләрдә бу авыл “Аккузово” булып йөри-йөри Аккүзгә әйләнгәндер”.

М.Мәһдиев. Ачы тәҗрибә. 300 бит.

Кем ул Алексей Додухин?

Су тегермәне
Су тегермәне

    1861 елда Рәсәйдә крепостной  хокукны бетерү турында  закон чыгарыла Крепостной хокукның бетерелүе шәһәрдә һәм авылда капиализымның,эчке һәм тышкы сәүдәнең үсүенә юл ача. Авыл белән шәһәр арасында элемтә ныгый. Шәһәрдә халык саны арту белән икмәккә ихтияҗ үсә. 1862 елда Сарапул шәһәрендә яшәүче дүрт бертуган бай Додухиннарның берсе Алексей Додухин  икмәк белән сәүдәне көчәйтү максатыннан Аккүз авылы янәшәсенә, Сөн елгасының Кызыл яр дип аталган турысына алты ташлы су тегермәне кора. Янәшә тирәсенә икмәк җыю өчен таштан складлар, ялланып эшләүчеләр өчен ике катлы йорт төзи. Алексейның дүрт пороходы, җиде боржасы, Сарапул шәһәрендә зур сәүдә конторасы була. Эшкәртелгән он, ярма ише әйберләр тугызар потлы  чыпта капчыкларга тутырылып, Идел, Кама елгалары аша илнең  төрле төбәкләренә сатыла. 

  Бу купец авыллардан үзенә - яллы эшчеләр яллап, хезмәт хакын акчалата түләгән. Башкортстанның  Янәй якларыннан күчеп килеп җир ала алмаган крестьяннар һәм Аккүз, Ахун авылының җирсез крестьяннары Латипов Гәбдрәхим, Йосыпов Насип, Хавиз һ.б. яллы эшче булып хезмәт иткәннәр. Додухин бу тирәдә яшәүче халыкны  промышленность товарлары, чәй, шикәр белән тәэмин иткән. Бу товарларны ул икмәккә алыштырган яки акчага сатып биргән. Алексей Додухинның бу авылдан китүенә түбәндәге сәбәпне дәлил итеп күрсәткәннәр. Россиядә революция якынлаша, урыннарда крестьяннарның чуалышы политик төс ала бара. Газеталар укып барган  Алексей эшнең нәрсә белән бетәчәген алдан сиземли. Тегермәнен, төзелешләрен ул өлешләп сата. Тегермәнне Аккүз кешесе Шәехов Шәйгәрдән сатып ала (кызы  Гаҗибә әле дә исән), ләкин эшне оештыра алмый, банкротлыкка чыга. Алексей Додухин башта Әҗәкүлгә, аннан Сарапулга кайтып китә. Додухинның атаклы тегермәненең корылма калдыклары 1979 елда Сөн елгасының язгы ташуы вакытында килеп чыктылар.

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды