АВЫЛДА ДИН ТАРИХЫ

Аккүз авылы тулысы белән бер мәхәлләгә кергән. Мәчет авыл халкы арасында тәрбия эшләре алып барган һәм дин белеменә өйрәткән. Безнең авылда иң озак еллар мулла булып Нәбиев Шагали дигән кеше торган. (1860 елда Богады авылында туа) ул Мәчти мәдрәсәсен тәмамлап, Уфадан Указ алып 1887 елда Аккүз авылына мулла булып килә. 1920 – 1921 еллар тирәсендә авылга аклар килгәч, аңа аталар, пуля аның Имамгали исемле улына тия, улы гарипләнә, ә Шагали мулла бу хәсрәттән озакламый үлә. Шагали мулла урынына Ахун авылы мулласының улы Идиятне куялар. Соңыннан Юмашев Баян дигән имам-хатип Мортазин Мостафа мулла була.

1934 елда мәчетнең манарасын Ситдыйк дигән кеше кисеп төшерә. Шушы вакыйгадан соң ул юктан гына аягын авырттырып, мантый алмый интегеп үлеп китә. Авыл тарихында дингә каршы көрәшүчеләрнең тагын бер гыйбрәтле язмышын искә ала авылдашлар. Аккүз авылының хәзерге утырган урынында элек марилар яшәгән. Аларның зираты билгеле түгел. Колхоз төзелгәч, баз казыганда бер кабергә тап булганнар. Кашапов Тимеркәй кабердә табылган кеше сөякләре өстенә кече йомышын йомышлый (янәсе искелек калдыгына, дингә каршы көрәшә) һәм шунда ук көзән җыера башлап, егылып китә. Байсар больницасына алып барганда юлда үлә.

Хәзер халыкның карашы дингә карата бик нык үзгәрде. Аккүз авыл уртасында колхоз һәм авылдашлар көче белән төзелгән, моңлы азан тавышларын яңгыратып мәчет эшләп килә. Мәчеттә Гарипов Даниф муллалык итә, укучылар өчен укулар оештыра.

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды