АВЫЛДА МӘДӘНИЯТ ТАРИХЫ

Аккүз авылында беренче клуб 1928 елларда эшли башлый. Клубның беренче мөдире Семиостров кешесе Рәшитов Сәлах була. Клуб итеп Аккүз авылы кешесе Хасаншин Хәсәнгали йортын файдаланалар. Ул вакытта концерт куюлар булмый. Күпчелек очракта спектакльләр куела. Гафуров Фәтих, Гафуров Фәссах, Хайбрахманов Хәйдәр, Зарипов Зәки, Хабирова Хәдияләр артистлар булып спектакльлэр куеп йөриләр. Спектакльләрдә бик килештереп уйнаганы өчен Закиров Хөҗҗәткә “1нче гильдин купец” дигән кушамат тагалар.

1947 елда клуб өчен махсус бинаны Марс якларыннан алып кайтып салалар. 1967 елда зур залы, фоесы, грим бүлмәсе ,балконы булган махсус проект белән мәдәният йорты төзелә. Ул хәзерге көндә дә файдаланыла.

1934 елда мәчетнең баганасын кисеп төшергәч бер бүлмәсен “изба читальня” итеп җиһазлыйлар. Бик озак еллар анда авылның җитәкчеләренең хатыннары бер – бер артлы эшли. 1945 елда Аккүз авылының яшь егете Халиков Әбелфәрих китапханәче итеп куела. Ул китапханәгә яшьләрне җыеп, кычкырып укулар, спектакльләр оештыра. Яшьләрнең ничек итеп “Галиябану” спектакленә әзерләнгәннәрен, китаптан сүзләрен язып алыр һәм уку өчен кулдан –кулга йөртү, Әбелфәрих абыйның һаман да исендә.

1947 елда Иске Әлем кызы Нурина Хәлимә китапханәче булып килә. Китап яратканы, төрле кызыклы кичәләр, бәйрәмнәрне матур итеп оештырганы өчен авыл халкы һаман да хөрмәт итеп искә ала Хәлимә апаны.

1959 елда Хәлимә апа ялга киткәч, Аккүзгә китапханәче булып Фәйрушина Дилбәр килә. Ул чорларда укучылар конференцияләре,әңгәмәләр, сорау-җавап кичәләре,язучылар белән очрашулар үткәрәләр. ә кичләрен культура-агарту эшен киңәйтү максатыннан, үзе фермага барып, кычкырып укулар оештырган. Берсендә Риза Ишморат белән очрашу үткәргәч, кунарга үзләренә алып кайта . Риза Ишморатка Дилбәр апаның гаиләсе, алар арасындагы мөнәсәбәт бик ошый. Аккүзгә багышлап чыгарган җырында “Уңгандыр киленнәре” юлы махсус Дилбәр апага багышланганын, хәбәр итеп хатта яза Риза Ишморат.

Күрше Башкортстанның Җәйләү, Торачы авылы яшьләре белән аралашып, ярыша – ярыша концерт,спектакльләр куйганнар. Торачы китапханәсендә эшләүче Фәйзуллин абый белән алышып әдәби китаплар укыганнар.

1965 елда китапханәче булып Пучы авылы кызы Гыйлметдинова Албина апа килә. Китап пропогандалау буенча үткәрелгән чараларын бүгенге көндә дә искә ала Аккүз халкы. Албина ападан соң Фазлыева Зәнфирә, Усманова Зифа апалар эшли. 1975 елдан Аккүз китапханә мөдире -Хәбиева Вәрисә апа.

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды