АККҮЗ АВЫЛЫНДА КОЛХОЗЛАШУ ЕЛЛАРЫ

Халык хуҗалыгын үстерүнең беренче бишьеллыклары чорында безнең авылыбызда колхозлашу.

   Авыл җирлегендә колхозларга крестьяннарны тарту колхоз строеның киләчәгенә ышандыру иң авыр мәсәләләрнең берсе булган. Авыл ярлылары хезмәтеннән көн күрергә өйрәнгән кулаклар, колхозлашуның дошманнары булганнар. Халык җыелышларын өзәргә, ут төртергә,совет активларын үтерү, кебек эшләре белән колхозлашуга комачаулык итәләр. Шуңа да карамастан партия, совет, комсомол тирәсенә җыелган авыл ярлылары беренчеләрдән булып колхозга керергә теләк белдергәннәр. Аккүз, Ахун крестьяннары 1929 елда “Ирекле” исеме белән ширкәт оештыралар. Бу 12 хуҗалыктан торган ширкәткә Хаертдинов Муллакай, Нуретдинов Галиәрдән, Хәбиев Хавиз, Моратшина Хәтирә, Гафурова Әминә беренчеләрдән булып гаризаларын язалар. Бу күренеш ул вакыт өчен зур кыюлык һәм үтемле пропаганда була. Алар барысыда Сөн аръягына, “Байсар күле” дип йөртелгән урынга күчеп утыралар. Беренче елны иген чәчеп, яхшы гына җыеп алганда, “көннәрнең берсендә атка атланган берничә кеше килеп колхозларны тарату турында хәбәр иттеләр” - дип язып калдырган үзенең истәлекләрендә Гафурова Әминә әби. Ләкин төп сәбәбе-эчәр өчен су таба алмыйлар. Кресьтяннар яңадан өйләрен сүтеп Сөн буена ташыганнар. Ләкин Сөн аша күпер салу өчен калхозга күрмәгән крестьяннар ачу итеп күпер салудан баш тарталар. Шундый авырлыклар белән беренче ширкәт оештручылар яңадан туган авылларына кайтып көн күрә башлыйлар. Районның башка авылларындагы кебек Аккүз авылы гражданнарының массовый төстә керүе 1930 елга туры килә.

   Аккүз авылында оештырылган колхозга "Гранит" дигән исем бирелә. Аның беренче председателе итеп 1928 елдан ВКП(Б) члены Хасангәлин Сәет сайлана. Хисап эшләрен алып бару Нуртдинов Шәрхәпкә йөкләнә.

   Авылда совет властен ныгыту,кулакларга каршы көрәш колхозлашу елларында комиссар Нуретдинов Шәйхелисламның роле зур була.Ул Байсар авылыннан революционер Шәймәрдәнов белән тыгыз элемтәдә эшли. Бүгенге көндә Нуретдинов Шәйхелисламның Аккүз авылында бертуганы калмаган. Аккүзнең үзәк урамы – аларның йорт нигезе булган урам, аның исемен йөртә.

   1935 елда колхозга Горький автозаводыннан беренче автомашина кайта. Бу машинаның шоферы булып Галиев Имамгали (Яңа Әлем) дигән кеше эшли. Үзебезнең авылдан 1938-1939 елларда гына Нуриев Имамгали, Агзамов Шәймәрдән эшли башлый.

   Колхоз хуҗалыгы һәр яклап үзенең өстенлеген күрсәтә башлый.Һава шартларының үскән игеннәргә уңай шартлар тудыруы, уңышның да күп булуына китерә. Районыбызның күп кенә колхозлары җыеп алган уңышлары өчен Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелә. Бу чорларда эшнең 80-90 кул белән башкарыла. Шуңа карамастан колхозчылар көнне – төнгә ялгап намус белән эшлиләр. Шундый уңганнарның берсе Мөхәмәдив Шәйсолтан 1939 елда Мәскәү шәһәрендә оешкан “Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе”ндә катнашып, көмеш медальгә лаек була.

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды