БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ҺӘМ СУГЫШТАН СОҢ ЕЛЛАРДА БЕЗНЕҢ КОЛХОЗ

   Гитлер фашизмы тарафыннан көчләп тагылган сугыш илебез халыкларының тормышын пыран-заран китерде. Аккүз авылы җирлегеннән 331 асыл егетләребез Ватанны сакларга, халкыбызның иреген, киләчәк буыннарның бәхете өчен сугышка киттеләр. Бөек Ватан сугышыннан 30 сугышчы гына кире туган якларына әйләнеп кайта алган, ә 101 батыр егет Европаның төрле төбәкләрендә мәңгегә ятып калган. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен 25 ир-егет орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.

   Сугыш вакытында колхозда авыл хуҗалыгы эшләре тулысы белән хатын–кызлар, яшүсмерләр,  картлар кулына кала.Эшләр өчен шартлар начар, халык ачлы-туклы, ләкин алар “Барысы да фронт өчен”дигән девиз астында ил алдындагы брычларын намус белән үтиләр.

Сугыш елларында кул белән 25-30 мәйданда урак урган апалар: Халикова Ә, Агзамова С., Хабиева, Имамамова, Исламова Ф., Габидуллина Г., Шарипова М., Сахипова, Зарипова, Габбасова, СахавоваШ., Нәбиева. Күрсәткән батырлыклары өчен 48 хатын-кыз, яшүсмер медальгә лаек булалар.

    Сугыштан соң да колхозда эшнең яртысыннан күбрәген кул һәм ат көче белән башкарганнар. Мәсәлән: 1946 елны барлык чәчелгән икмәкнең 3222га кул урагы белән урып җыйганнар. Шул елда 1га.дан уртача 4,5ц. уңыш, тулай җыем 2563 ц.тәшкил иткән. Бөртеклеләрнең 1га. Нан уртача уңыш 7ц. 100га мәйданга исәпләп сыерларның баш саны 4, дуңгыз-87, сарыклар 27 баш туры килә. Сөт- 12ц, ит 5ц, йон- 29 кг. Бер савым сыердан уртача еллык савым 818 л сөт савып алынган. Колхозның акчалата доходы 1949 елда 2550 сум була.

   1959 елда колхозның экономик үсешендә алга китеш сизелә башлый.

КПСС ҮК СССР Министрлар Советының колхозларны эреләндерү, авыл хуҗалыгы базасын үстерү,авыл халкының культура-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту турында турындагы карарын тормышка ашыру максатыннан Минзәлә районы партия комитеты 7000 га җир мәйданы, 500 хуҗалыгы булган “Чишмә” һәм “Гранит” колхозларын берләштереп 8 авыл, элек 8 колхоздан торган “Чишмә” колхозын оештыра. Аның преседателе итеп аңа кадәр “Изаил” (Кәзкәй) председателе булып эшләгән Әхмәтясәви Хөсен улы Хөсәеновны тәкъдим итә. 1963 елдан Әхмәтясәви Хөсенов артта калган хуҗалыктан республикада билгеле хуҗалыкка әйләндерә “Чишмә” колхозын. Яңа председательгә әлбәттә эшне башап җибәрү җиңел булмый. Сугыш елларында йончыган, сугыштан соң да аякка баса алмаган колхозның экономик хәле аяныч була.

   Иң беренче чиратта җир эшкәртү культурасын тәртипкә салу,терлек торакларын төзү, параллель рәвештә авыл халкының көнкүрешен яхшырту мәсәләләрен дә күздә тота Я.Хөсәенов.

Колхоз экономикасының үсеше саннар һәм фактлар белән алализлап була.

 

1954ел

1959ел

1960ел

1980ел

Бөртеклеләр

445

675

680

828

Мөгезле эре терлек

6

12

14

24.7

Сыерлар

1.5

3.4

4

9.4

Дуңгызлар

8.7

24

35

70

Ит ц

5

16

18

45

Сөт ц

12

78

108

24

   

  Колхоз экономикасының үсеше авыл кешеләренең хезмәткә намуслы карашы, җаваплылыгы, эш тәҗрибәсе аңлылыгына бәйләнгән. Дәүләт планнарын уңышлы үтәүгә зур хезмәтләре белән өлеш куйган авылдашларыбыз партиябезнең, дәүләтебезнең бүләкләренә лаек булдылар. Үзе җитәкләгән бригада буенча зур уңыш алган Сальников А.П. Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Күп еллар терлекчелектә эшләүче белгеч Нагимова Х, колхоз председателе Хөсәенов Я.Х., ветеран механизатор Хәбиев М., чөгендер игү остасы Әсәдуллина Ф., күп еллар тармак мөдире Адиев Х., дуңгыз үрчетү осталары Пугачева А.Е., Нуриева Җ., терлекче Имамова К., орден медальләргә лаек булдылар. Дуңгызчылык фермасында күп еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Пугачева А.Е. җиңел машина белән бүләкләнә.

   Колхозчыларның тормыш,көн-күрешен тагында яхшырту өчен 1966 елда умартачылык, 1967 елда кымыз цехы, 1968 елда балык күле үзләренең продукцияләрен бирә башладылар. Кымыз ясау серләренә Гыймаев Гыймай Башкортстаннан махсус өйрәнеп кайтты.

1980 елда безнең колхоз үзенең төзелүен зурлап билгеләп үтте. Бу зур тантанага авыл җирлегендә туып – үскән күренкле кешеләр, район башлыклары, колхоз председательләре чакырылды.

    Композитор С.Садыйкова, Г.Камал театры директоры Ә.Хөсәенов, язучы М.Мәһдиев зурлап чакырылган иде ул тамашага.

Тантанадан соң кунаклар урман аланында умарталыкта махсус әзерләнгән табын янында бәйрәм итәләр.

   1984 елда Әхмәтясәви Хөсәен улы Хөсәенов үзе теләп председатель вазифасыннан бушатуларын сорый. Председатель итеп Яңа Кормаш авылында туып – үскән Зарипов Фикус Салих улын сайлыйлар.

   1930 -1963 елга кадәр “Гранит” колхозында председатель булып эшләгән кешеләр:

Хасангалин С. 1930-1933

Шайхетдинов З. 1933-1934

Мөхәмәдиев С. 1934-1936

Сәетов (Кәзкәй авылы) 1936-1939

Сабиров (Түмерҗә) 1939-1940

Асманов 1940-1942

Шаяхметов М. (Богады) 1942-1945

Мухаметшин (Каратал) 1945-1946

Хәбиев М. (Аккүз) 1946-1948

Хабибуллин Х. 1949-1952

Гайнанов Н. 1952-1955

Фаттахов 1955-1959

Нуретдинов 1956-1959

Ногманов 1959-1960

Зиннәтов 1960-1963

    Колхозда 39 урында төрле объектлар төзелде, колхозда типовой проект белән 12 сыер торагы, 5 урында ашлык саклау склады,дуңгыз торагы, 5000 башлык кошлар торагы, 2 урында сигезьеллык мәктәп биналары, Михайловка авылында башлангыч мәктәп,ак он тегермәне,ветучасток, 2 урында таш магазин, советлар йорты, медицина пункты, ашханә, техниканы ремонтлау мастерское, стадион һәм бик күп җәмәгать биналары 1964-1967 елларда төзелделәр. Иске салам түбәле тораклар урынына заманча-кирпечтән зәвыклы һәм ныклы итеп биналарны үзебезнең авылда оешкан төзүчеләр бригадасы эшләде. Анамов Шәйхелгали,Федоров Владимир, Аминов Шакирҗан, Фәхриев Әхәт, Гафуров Әхәтләрне төзүчелек серенә Чернов Борис өйрәткән.

    Колхоз хуҗалыгын элекрлаштыру, колхозчы хуҗалыгына яктылык бирү 1963 елда башлана. 80 ат көче 580 лампочканы яктырта алырлык күчмә электр станциясе белән эш итә башлыйлар.

   Аккүз авылының буш яткан зур аланы әйләндереп алынып, парк төзелә һәм агач утырту 1965-1969 елларда алып барылган. Паркка Ленинградтан 1968 елда 2 һәйкәл – “Ленин һәйкәле”(авторы Чобаторев), “ВластьСоветларга”, Б.Урманче иҗат иткән “Солдат” һәйкәле куела. Шул парк эчендә яңа мәктәпне ачу тантанасы 1967 елның октябрь аенда булган.

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды