МӘКТӘП ТАРИХЫ

Иске мәктәп бинасы
Иске мәктәп бинасы

1919 ел. Аккуз авылында башлангыч мәктәп ачыла. Мәктәп өчен махсус йорт булмый, икмәк сараена тәрәзә куеп, укулар шунда башлана. Авылга беренче укытучы булып яшь кенә бер егет Шафигулла килә, куркытуларга, янауларга тузә алмыйча китә.

1920-24 еллар. Укытучы булып Ямангулова Мәрзия эшли.

1924-25 еллар. Иске Кормаш авылыннан Уразаев укыта. Ул 1936 елда шәхес культы вакытында кулга алына.

1925-33 еллар. Гаффаров Фәссәх укытучы, мәктәп мөдире булып эшли. Ул авылнын барлык культура, политик эшләрен оештырган, турыдан-туры актив житәкчелек иткән.

1937 ел. Жидееллык мәктәп төзелә. Анын директоры Валиахметов (Каенлык авылыннан).

1952 ел. Мәктәп директоры булып Галлямов Гайсә эшли.

1955-71 еллар. Мәктәп директоры Гарипов Сафа Гарипович эшли. 1957 елда беренче мәртәбә Л-3 моторы белән Ильич лампалары кабына. Бу елларда мәктәпнең биналары иске, материаль база начар була. Зур тырышлык белән 1966 елда таштан яңа мәктәп бинасын төзиләр.

1971-72 еллар. Директор Ахметов Риф, ә завуч Х.Латипов.

1972-74 еллар. Директор Амирҗанов Әзһәр М. эшли. Укытучылар саны 475 кә җитә. Гарипов С. Р. житәкчелегендә мәктәп музее оештырыла. Яңа мәктәптә беренче ел укыту башланды. Мәктәпне 4 бала тәмамлады. 1-югары уку йортына, 3-махсус уку йортларына укырга керде.

Яңа мәктәп бинасы
Яңа мәктәп бинасы

2000 нче елда яңа мәктәп төзелә. Мәктәп директоры булып бу елларда Шакиров Мөзәят Заһит улы эшли.

2001-2002 нче уку елы. Мәктәп директоры итеп Əмиров Рамил Хәмит улы билгеләнде. Мәктәптә 90 бала. ХI классны 3 укучы тәмамлады, өчесе дә махсус уку йортларына укырга керде.

2002-2003 нче уку елы. Мәктәптә 92 бала белем ала. Уку-Укыту эшләре буенча директор урынбасары Латипова И.М. билгеләнде. Мәктәпне 9 укучы тәмамлады, шуларның 6 сы югары, 2се махсус уку йортларына укырга керде.

2003-2004 нче уку елы. Урта мәктәп төп гомуми белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелде. Мәктәптә 69 бала белем ала. Укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп Шавалиев Д.М. билгеләнде, оештыручы - Гарипова Р.Д.

2004-2005 нче уку елы. Мәктәптә 60 бала белем ала. Мәктәп директоры итеп Зарипов Радик Фикус улы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп Исламова Г.М. билгеләнде.

2006-2007 нче уку елы. Мәктәптә 54 бала белем ала. Укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп Хөҗҗәтова С.С. билгеләнде.

2007-2008 нче уку елы. Мәктәптә 54 бала белем ала. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп Хөҗҗәтова Г.Н. билгеләнде.

2011-2012 нче уку елы. Мәктәптә 45 бала белем ала. Мәктәп директоры итеп Мирхайдаров Марат Ринат улы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Исламова Диләфрүз Йосып кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хисамова Айсылу Фәрит кызы билгеләнде.

Яңа мәктәпне ачу тантанасы

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды