Багауов Илсур бәете.

Атым җигеп чыгып киттем

Малларымны карарга

Үләремне уйламадым

Бәхилләшеп йөрергә.

 

Бөтен эшләрем дә беткәч,

Кайтырга дип йөргәнмен,

Эш урыныннан ерак түгел

Яланлыкта үлгәнмен.

 

И аткаем, кайта идед бит

Нишләп алып кайтмадың?

Яннарымда син булгансың,

Җан – юлдашым малкаем.

 

Аткаем син бәйле идең,

Җибәрүче булмаган.

Үзем сиңа дәшә алмадым,

Газиз җаным булмагач.

 

Бүген иртән мин юк инде

Кычкырмагыз, малларым.

Кич атна кичнең төнендә

Чыкты минем җаннарым.

 

Беренче күргән кешегә

Бик нык авыр булгандыр.

әти - әни ишеткәчтен

һушларыннан язгандыр.

 

Үле гәүдәмне күрүгә

Ап – ак җәймә яптылар.

Сәгать 11-12 ләрдә

өйгә алып кайттылар.

 

әти - әни, туганнарым,

бәхиллегемне бирәм.

38 яшьләремдә

Кара гүрләргә керәм.

 

Бәйрәм вакытларында

Туганнарыбыз җыелыр.

Шул вакытта мин юк диеп,

Күзегездән яшь коелыр.

 

әти - әни, туганнарым

бик каты еламагыз.

Һәр атнаның җомгасында

Догадан калдырмагыз.

 

Адәми фәрештә идең,

йөрмәдең эштән качып.

Хур кызлары каршы алыр

Җәннәт капкасын ачып.

 

Борчыган чакларым булды.

Барсына да түздегез.

Истәлеккә каберем кала,

Чәчәкләргә күмегез.

Бәетләр исемлегенә кайту

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды