Зиннур бәете

(Галимова Фәндилә чыгарган бәет, 2006 ел)

Җәйгә чыккач, Сөнебездә

Йөзеп йөри аккошлар.

Җан чыгасы урыннарга

Илтә икән язмышлар.

Казаннарга барган идем,

Товар алырга диеп.

Вәхшиләр кулларын салды

Эләктең, абзый, диеп.

Әйберләрне алдым да

Фатирыма да кердем.

Тыныч кына ял итәргә

Ятакларыма мендем.

Ята торгач озакламый

Йокыга да киткәнмен.

Өсләремә утлар салгач,

Дөрләп янып беткәнмен.

Урамнарда исләр сизеп,

Күршеләрдә кергәннәр.

Ишектән алып чыкканда

Гәүдәмне дә күргәннәр.

Ярый әле, бәхетемә

Паспорт кисәгем калган.

Таныган якын дустым,

Авылга хәбәр салган.

Ләйсәнкәем килеп җитте,

Очар кошлардай булып.

Ишекләрдән килеп керде,

Җаннар кушардай булып.

«Әй Зиннурым, синме соң бу?!

Танып алдым үзеңне.

Мин килдем бит яннарыңа,

Әйт соңгы бер сүзеңне».

Өйләремә кайтып кергәч,

Бөтен халык җыелды.

Янган гәүдәмне күргәч,

Күпме яшләр түгелде.

Соңгы юлга озатканда

Җылы сүзләр юлланды.

Ләйсәнкәем шул минутта

Үкси-үкси елады.

Казанга барып кайтам, дип,

Матур итеп киендем.

48 яшьләремдә

Кара гүрләргә кердем.

Җеназама барган чакта

Халык озата барды.

Минем якты истәлегем,

Улларым сезгә калды.

Ләйсәнкәем, ашың пешкәч,

Балаларың җыелыр.

Шул вакытта мин булмагач,

Күзеңнән яшь коелыр.

Өебезгә күбәләк керсә,

Аны куып чыгарма.

Яшьли ташлап киттең, диеп,

Күңеленә авыр алма.

Рәшит улым, сиңа әйтәм,

Әти сүзе диеп аңла:

Әниеңнең сүзен тыңла,

Аны хафага салма.

Һәр атнаның җомгасында

Минем җаннарым кайтыр.

Хәер бирепдога кылыгыз,

Минем рухым шатланыр.

 

Бәетләр исемлегенә кайту

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды