Мирхәйдәров Фәвәсим бәете

(əнисе Мəмдүха чыгарган бəет )

Гармун уйнап карап торды

Күзлəремне яшьлəр каплады

Əйтер сүземне əйтə алмадым

Йөрəгемне яшьлəр каплады

Зиратны биш əйлəндем

Яшел таяк тапмадым

Үлəн үскəн, туфрак баскан

Фəвəсимне тапмадым

Машиналарга утырып

Авылларны əйлəнде

Кичке сəгать бишкəйлəрдə

Башкайлары бəйлəнде

Исəнлəшми чыгып китте

Карап калдым артыңнан

Ни əйтергə дə белмəдем

Канга чумды башыннан

Кузовларга утыргачтын

Гармун уйнап җырлаган

Башкайларын машина баскач

Телен тешлəп сулаган

Гомерлеккə аерылыштык

Тыныч йокла бəбкəем

Сине сагынып, онта алмыйча

Яшим инде улкаем

Ялгыз башым бик моңланам

Нигə соң ташлап киттең

Фəвəсимем бер бөртегем

Туфрагың җиңел булсын

 

Бәетләр исемлегенә кайту

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды