АВЫЛЫМНЫҢ ИЗГЕ УРЫННАРЫ

  Бала вакытта һәркемне һәрнәрсә кызыксындыра. Тирә-юньдәге табигатькә, андагы тормышка, көн-күрешкә кызыксынып карыйсың, һәр яңалыкның серләрен аңларга тырышасың.

    Кызык бит ул... Һәрбер җирлекнең үз халкы өчен генә таныш булган һәм билгеле бер исем белән аталган урыннары була. Аларны ономастика фәненең топонимика дигән бүлеге өйрәнә.

   Топонимика – географик исемнәрне, аларның килеп чыгышын, мәгънәсен һәм ареалларын өйрәнә торган фән. Кагыйдә буларак, иң борынгы топонимик элементлар елга исемнәрендә саклана, халык яши торган урыннарның исемнәре чагыштырмача яшьрәк.

   Табигате белән һәркемне җәлеп итә Актаныш яклары. Җиләк-җимешкә бай үзән, болыннары, бормаланып аккан мул сулы Сөн елгасының уңъяк ярында урнашкан Аккүз, Ахун авылларының да җирле халыкы өчен генә аталган истәлекле урыннары күп. Ә андый исемнәрнең үзенә күрә тарихы була.

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды