АВЫЛЫМ ЧИШМӘЛӘРЕ

Фазыл чишмәсе

Фазыл чишмәсе
Фазыл чишмәсе

 Безнең авылда вак чишмәләр бик күп. Шулар арасында авыл халкы суга йөри торганы - Фазыл чишмәсе бар.

 1955-1956 нчы елларда Хәсәнова Галимә һәм Сальников Николай гаиләләре белән урман буенда ял итеп йөргәндә кечкенә генә чокыр табалар. Ə ул чокырда чишмә агып ята. Алар ул чишмәне күп еллар буена карап, чистартып торалар. Соңыннан бетонлап, чиләкләр куеп, авыл халкы кулланырлык итәләр. Ə яңадан аны Нурымов Мǝхиян дигән кеше карап чистартып торган. Шуңа күрә халык телендә аны “Нурым чишмǝсе” дип йөрткǝннǝр.

 2004 нче елда бǝйрәм ясап, чишмәгә “Фазыл чишмәсе” исеме тантаналы рәвештә кушыла. Хәзерге вакытта чишмәне Шакиров Сабирҗан бабай чистартып, карап тора. Ə аңа бу эштә мәктәп укучылары ярдǝм итә. Чишмәне бик матурлап койма белән әйләндереп алдылар. Бизәкле чиләге үзе генә дә ни тора!

 Һәр елны язгы эшләр беткәч үткәрелә торган Сабантуй бәйрәме дә ямьле чишмә буенда үтә. Сандугачлар сайраган, чишмә челтерәп аккан җирдә бәйрәм үткәрү күңелгә үзе бер ямь өсти. Авылыбызда туып, Сөн елгасында су коенып, тәмле чишмә суын эчеп үскән һǝм хәзерге вакытта чит җирләрдә яшәгән авылдашларыбыз барысы да диярлек Сабантуй бәйрәменә кайтып, чишмә буенда ял итәләр.

 Əйе, чишмәләр һәр авылда да бар. Ләкин, аның ямен югалтмыйча сакларга кирәк.

Әлфис чишмәсе

Әлфис чишмәсе
Әлфис чишмәсе

Их, яшисе иде озак...

Табигатьтән башка үле без,

Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый –

Чишмәләрнең кадерен белегез!

И.Юзеев

 

Чишмә. Бу сүз элек-электән тылсым көченә ия булган. Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә, гомер, нәсел башы кебек, тибеп чыга да акрын гына челтерәп ага бирә...

Авыл читеннән салмак кына саркып чыккан кече чишмәне Аккүз авылы егете Гәләев Әлфис табып алып аның тирәсенчүптән арындыра һәм авыл халкы кулланырлык дәрәҗәгә китерә.

Әлфис бик яшьли фаҗигале төстә якты дөньядан китеп бара. Аның истәлеге булып, көмеш сулы чишмәсе, күп еллар дәвамында саф суы белән авыл халкын сөендереп, күңелләрен сафландырып торса иде. 

Даниф чишмәсе

Даниф чишмәсе
Даниф чишмәсе

Тау астында, җырлап, чишмә ага,

Камышлыкка кереп югала.

Татлы суы, дәртле җыры белән

Гөлчәчәкле җирне сугара.

М.Җәлил

 

Вак чишмәләребезнең тагын берсе – “Даниф чишмәсе”.

Бу чишмәне авылыбызның өлкән кешесе, Гарипов Даниф, тапкан. Шуңа күрә авыл халкы чишмәне “Даниф чишмәсе” дип йөртә.

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды