АТАМАЛАР

Мәчет саклавы

Мәчет саклавы
Мәчет саклавы

Аланлык, тирә-ягында каен һәм нарат агачлары үсә. Яныннан гына Сөн елгасы ага. Бу урыннан тирә-юнь, авылның тулы күренеше күренә. Әлеге изге урынның табигате матур булганга күрә элек еш кына отряд һәм дружина сборлары «Мәчет саклавы»нда үтә торган булган.

«Мәчет саклавы» дигән атаманың тарихын Галләм бабай түбәндәгечә тасвирлады:

- Балалар сез бик бәхетле. Без сезнең кебек чакта бик авыр тормышта яшәдек. Тамак туйдыру өчен көнлек эшкә ялландык. Ач-ялангач, шәрә дип әйтерлек яшәдек. Шул заманның муллалары надан халыкка дин сабаклары укытты. Ә шулай да азмы-күпме табышны хәер-сәдака, ураза фитыры дип дин әһелләренә бирә идек.

Менә хәзер «Мәчет саклавы» дип аталган урында революциягә кадәр мәчет бар иде. Анда Идиятулла,

Гарифулла, Мостафа дигән кешеләр дин башлыклары булдылар. Шул урында ярты гектарлап мәйдандагы агачларны кисүдән тыйдылар. Мәчет тирәсендә үскән агачларны мәчеткә ягу өчен генә сакладылар. Аларны кисәргә берәүгә дә рөхсәт ителмәде. Чөнки алар, изге агачлар булып саналдылар.

Еллар үтте… 1917 нче елгы революция вакытында мәчетебез юкка чыгарылды. Шулай да «Мәчет саклавы» исеме сакланып калды.

Карачәч

Карачәч
Карачәч

Карачәч исеме элекке вакыттагы хатын-кыз тормышының авыр көннәрен күз алдына китерә.

Хәтирә әби бу атама хакында ачынып сөйләде:

- Элекке вакытта хатын-кыз кимсетелгән җан иясе иде. Заманына күрә күңел агартырдай урыннарда булу хатын-кыз өчен мәгънәсезлек һәм оятсызлык булып саналды. Менә шундый вакытта Гайниямал исемле ярлы хатын-кыз бала таба. Ирсез хатын өчен бала табу зур оятсызлык булып саналганлыктан, ул баласын хәзер «Карачәч» дип аталган урынга илтеп ташлый. Соңыннан баланы табып алалар, ул баланың чәче кара төстә була. Шуннан чыгып бу урынга «Карачәч» исеме бирелә.

Җылкыя

Җылкыя
Җылкыя

Сөн аръягында челтерәп аккан чиста һәм мәһабәт инешнең дә үзенә күрә тарихы бар.

Колхозлашу елларына кадәр һәркем үзендә ат тоткан. Ә иркен хуҗалыклар өчәр-дүртәр ат асрый торган булганнар. Ул вакытта авыл халкы атларны җылкы дип атаган. Атларның күпчелеге Сөн аръягында туенып, инештән су эчкәннәр. Әлеге инешнең исеме дә шуннан алынган.

Теләүле

Теләүле
Теләүле

Бу урында мари халкы яшәгән. Алар һәрвакытта аллага табынганнар, үзләренә бәхетле һәм якты тормышны алладан ялварып яки теләп кенә алып була дигәннәр. Менә шуның өчен алар үзләренең яңа көннәрен аллага табынып, үзләренә бәхет теләп башлаганнар. Марилар бу урында озак яшәмәгәннәр, күченеп киткәннәр. Чөнки 1917 нче елны күп милләтле Советлар Союзының дус һәм тату гаиләсен, мәдәниятле көн-күрешен булдыру өчен эшлекле чаралар күрелгән.

Мадарат

Мадарат
Мадарат

Мадарат – мариларның зиарат урыны. Алар зиаратларны безнең көннәрдәге кебек үк койма белән әйләндергән булганнар.

Хәзерге вакытта монда бары тик уйсу урын гына калган. Каберлек өсләреннән авыл халкы йөрмәс өчен язын-көзен бу урыннарның су белән тулуы, аллаһы тарафыннан җибәрелгән изге гамәл дип фаразлана.

Чарлак

Чарлак
Чарлак

Кайчандыр Сөн елгасы хәзер «Чарлак» дип аталган урыннан ук аккан. Елга буена акчарлаклар килгән. Алар шунда оялаганнар, бала чыгарганнар. Гомумән, шунда яшәгәннәр. Аларның тавышы яз көннәрендә туктаусыз авылга ишетелеп торган.

Еллар уза… Бу вакыт эчендә һәр урында үзгәреш була тора.

Сөн елгасы да үзенең агышын көньяккарак авыштыра башлый. Кайчандыр Сөн елгасының агу урынын хәтерләткән «Чарлак» исеме безнең көннәрдә бик еш телгә алына.

Тегермән тавы

Бу урында тегермән булган. Ул Сөн суы көче белән эшләгән. Аның хуҗасы Сарапулдан килгән Дадухин Алексей атлы кеше, бик усал һәм аяусыз булган. Тегермәндә эшләүчеләр Аккүз һәм Ахун авылларыннан булган. Комсыз алпавыт тегермәндә эшләүчеләрне рәхимсез рәвештә эшләткән. Эш хакы көнлек тамак туйдыру өчен көч-хәл белән генә җитеп калган. Дадухин күпчелек вакытта эш хакы өчен чәй генә дә бирә торган булган.

Совет власте урнашкач тегермән тарала, ә Дадухин сәнәклеләр сугышы вакытында көч-хәл белән качып котыла, ләкин озак яши алмый, вафат була.

Элекке вакытта буылып тыны беткән Кеше шикелле аккан Сөн елгасы, Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң ирекле илдә шаулап ага. Аның ярларында яшь наратлар, иген кырларында мул уңышлар үсә.

Чаршау каен

Чаршау каен
Чаршау каен

Бу исем, авыл картлары әйтүе буенча, бик күптәннән сакланып килгән. «Чаршау каен» ялгыз гына үзе бер басу уртасында үсеп утыра. Элекке вакытта бу каен тирәсендә башка вак каеннар үскән. Ләкин кешеләр вак каеннарны кисеп бетергәннәр, ә «Чаршау каен»га тимәгәннәр. Чөнки бу каен башыннан тирә-юньне күзәткәннәр һәм иген басуларын, урманнарны уттан саклап алып калганнар. Шуңа күрә бу каенны «Чаршау каен» дип атаганнар.

Рус базы юлы

Рус базы юлы
Рус базы юлы

Рус базы юлы дигән исем 1825 нче елдан бирле әйтелеп килә. Төрмәдән качкан рус белән татар Исәмәт юлының уң ягында землянка казып, качып ятканнар. Татары Аккүз авылыннан.

Татарның кызы һәм хатыны аларга чиратлап ашарга китерә торган булганнар.

Көннәрнең берендә рус, татарның булмавыннан файдаланып, ашарга китерүче кызны көчләргә маташкан. Нәкъ шул вакытта татар кайтып керә. Бу күренешне күреп татар түзми, русны кадап үтерә һәм бер чокырга күмеп куя. Бу чокырга бару юлы шушы вакыйгадан соң үзенә «Рус базы юлы» исемен ала.

Мүк сазы

Мүк сазы
Мүк сазы

 Бу сазлык урыннан элек-электән төрле кирәк яраклар өчен мүк чыгарганнар. Ләкин, кызганычка каршы, 1981 нче елдагы корылыктан бу сазлык кипте, үрдәкләр, тәкәрлек, акчарлаклар да китәргә мәҗбүр булды.

 

 

Карга куагы

Карга куагы
Карга куагы

Бу урын хәзер сөрелми калган болынлык. Элек ул әрәмәлек, урман булган. Каргалар шунда оя ясап, бала чыгарганнар. Исеме дә шуннан килә.

Кабактау башы

Бу атама да элекке тормышның авыр көннәрен, авыл халкының ачы һәм хәсрәтле тормышын аңлатып бирә. Ул турыда шул елларның өлкән кешесе Исламов Искәндәр менә нәрсәләр сөйләде:

- Элек эчемлекләрне аерым бер урында гына саттылар. Бу урынны «кабак» дип атыйлар иде. Шул «кабак» Сөрәнчәк авылында иде. Безнең авылның шул чордагы ирләре «кабак»ка бик еш баралар иде. Бу урын калку җиргә урнашканлыктан, «кабак»ка баручы һәм аннан кайтучы кешеләрнең хәрәкәте ерактан күренеп тора иде. “Кабак”ка бару өчен шул юлдан башка юл булмады. Үзенең авыр тормышын эчеп бераз вакытка гына булса да онытып торырга тырышкан, ярлылар өчен һәм ярлыларны изү хисабына байлык туплаган авыл түрәләре өчен кабак исеме төрлечә яңгырады. Беренчеләре өчен бу урын тагын да бөлү, кайгы-хәсрәтне уртага салып сөйләшү урыны булса, ә икенчеләре өчен кәеф-сафа кору, ярлыларны тагын да изү өчен планнар төзү урыны булып саналды.

Безнең көннәрдә «Кабактау башы» авылыбызның табигатен тагын да ямьләп торучы, колхозның экономик йөзен бәяләүче урыннарның берсе булып санала. Аккүз авылына керү юлы бу урыннан булганлыктан, терлекчелек тораклары һәм башка объектлар һәркемне үзенә җәлеп итә.

Олы һәм кече кое

Олы һәм кече кое
Олы һәм кече кое

Бу исемнәрдәге коелар икесе дә бар. Берсе зур, берсе кече. Икесе дә янәшә диярлек урнашканнар. Алар тау астыннан чыккан чишмәләрдән барлыкка килгәннәр. Тирәсе болынлык, һәр ел саен анда печән чабалар, көтүләр йөри.

Сулы куак

Сулы куак
Сулы куак

Бу урын җәйләү басуы белән Аккүз колхозы басулары арасындагы үзәнлек урын. Монда тал куаклары үсә.

Дәйди сазы

Дәйди сазы
Дәйди сазы

Бу сазлык Аккүз авылы башында урнашкан Хәмидуллин Зәйдиләрнең йорт янында булгандыктан, халык телендә “Дәйди сазы” исеме белән атала.

Икенче төрле аны тегермән тау астында урнашканлыктан “Тегермән сазы” дип тә йөртү гадәткә кергән.

Яз көне бу сазлыкка килгән кыр үрдәкләре тавышы авылга ямь өстенә ямь өсти.

Байсар күле

Байсар күле
Байсар күле

Бу күл һәм күл тирәсендәге җирләр колхозлашуга кадәр Байсар кешеләренең җире булып хисапланган, шунлыктан ул Байсар күле дип аталган. Ул үзенең исемен 1981 нче елга кадәр саклады. 1981 нче елгы корылыкта күлнең суы кипте.

Чатра

Чатра
Чатра

Бу урын ике чокыр «Җылкыя» һәм «Сулы куак» арасында урнашкан яланлык. 1917 нче елгы революция вакытында авылның кайбер кешеләре чатыр корып, шунда качып ятканнар. Исеме дә шуннан алынган.

Кырыклы

Кырыклы
Кырыклы

Бу урында үсеп утырган урманны колхозлашуга кадәр үк кисеп бетергәннәр. Кырык гектар мәйдандагы җир бушлыкка әйләнгән җирнең бер өлеше хәзер чәчүлек, икенче өлеше болынлык булып тора.

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды