Наилә бәете

(Урманда агач басып үтергəн Наилə бəете)

Сишəмбе көн иртə белəн

Безнең корбан гаете

Их дусларым тыңлагыз сез

Наелəнең бəете

Ишеклəрдəн чыккан чакта

Аякларым тартмады

Өслəремə агач төшеп

Башларымны ваклады

Наилəнең муенында

Ялтырыйдыр тəңкəсе

Наилəнең канын күргəч

Кычкырып елый җанкае

Ишеклəрдəн чыккан чакта

Карадым мин каерылып

Карамас идем каерылып

Калды балаларым аерылып

Шəйхенурның атлары

Улак төбен кимерə

Наилəнең балалары

Əнкəм диеп тилмерə

Уфалардан тарак алдым

Чəчлəреңе тарарсың

Белмəдем бит балаларым

Сезнең миннəн каласын

Өслəремə агач төшкəндə

Кошлар очкандай гына тоелды

Кычкырып җаннар биргəндə

Дус ишлəрем җыелды

Уфалардан тарак алдым

Чəчлəремне тарарсың

Төшеп калдым карточкага

Сагынганда карарсың

Өстемдəге күлмəгемне

Чөйдəн-чөйгə йөртмəгез

Мин кайтырга китмəдем

Кайтыр диеп көтмəгез

Мендем басуга

Урак урырга

Ходай кушкандыр

Шулай булырга

Быел үлəсе елларым

Каберемне тирəн казыгыз

Баш очыма ташлар куеп

Исемемне язып куегыз

Сау булыгыз бəбкəйлəрем

Күрмəс инде күзкəйлəрем

Бер-берегезне ташламагыз

Дус булыгыз кызкайларым

Кырык адым җир киткəчтен

Миннəн җавап алдылар

Алма кебек балаларым

Миннəн аерылып калдылар

И балалар гомерлəрем

Бигрəк тə кыска булды

Сезне ятимнəр калдырып

Китəргə туры килде.

 

Бәетләр исемлегенә кайту

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды