Хисамов Риназ бәете

(Бәетне әнисе Айсылу язды.)

Ак кышларга ак ямь өстәп

Аваз салдың январь аенда,

Бәхет, шатлык, озын гомер теләп

Дога кылдык туган көнеңдә.

Ул вакытта зәңгәр күзләреңә

Карый-карый туя алмадык

Тәүге тапкыр әйткән сүзләреңне

Синең белән бергә ятладык.

Тәпи басып киткән көннәреңдә

Шатлык белән тулды күңелебез

Сиңа карап бәхет теләгәндә

Җитми иде безнең сүзебез.

Синең туу безгә шатлык иде

Ямь өстәдең безнең дөньяга

Көз аеның бер көнендә

Кайгы салдың безнең йөрәккә.

Син югалгач балкып янган кояш

Юкка чыкты, сүнде, югалды.

Сине көтеп күпме кичләр җитте

Таңнар атты, ләкин өметсез.

Сөн буйларына барганда

Ниләр булды икән уеңда

Сөн сулары алып китте

Алып китте синең гомерне.

Син булганда өйләр ямьле иде

Хәзер калды бушап-моңаеп

Беркайчан да онытмабыз сине

Иң кадерле безнең Риназыбыз.

 

Бәетләр исемлегенә кайту

Вакыт

Һава торышы

booked.net

Сайт бүләкләре

Сайт баннеры

Баннер коды